Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе эше сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение формасында тәкъдим ителә. Изложение имтихан бирүчеләрнең тыңланган текстка нигезләнеп, мөстәкыйль рәвештә мәгънәви бөтен, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерланган иҗади бирем башкаруына йөз тота.Киңәйтелгән изложение укучыларның лингвистик компетенциясе (тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, тел һәм сөйләмгә караган белеме, өйрәнгән материалны урынлы куллана белү күнекмәләре, шулай ук танып белү, төркемләү, татар теле дәресләрендә алган аналитик белем һәм күнекмәләр), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм рецептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.